Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Туган телем-дуслык телем

  21 нче февраль — Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Шушмабаш урта мәктәбендә «Туган телем дуслык теле» дип исемләнгән чара оештырылды.
Яраткан язучыбыз Фәнис Яруллинның шундый сүзләре бар: «Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый». Кыңгырау гел чыңлап торсын өчен, тел югалмасын өчен үз телеңдә сөйләшергә кирәк.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин һәркемнең дә туган теле бер генә. Шуңа күрә һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Чыгышлар татар, башкорт, рус, удмурт телләрендә яңгырады бу курешүдә. Һәрберсе ана теленә карата үз фикерләрен җиткереп, шигырьләр, әйтемнәр, киңәшләр белән телгә сөю - ихтирам, аны саклау-яклау өчен бердәм көчнең кирәклеген ассызыкланды. “Иң татлы тел - туган тел” дигән күргәзмә куелды.
Мондый чаралар телебезне саклау, ярату һәм хөрмәт итү мөһимлеген искә төшерү максатында кирәк.
Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Бәйрәмебез “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Туган тел дигән күңел кыңгыравыбыз мәңге чыңласын иде дигән теләктә калабыз.