Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Пока мы помним – мы живем

Февраль Ватан тарихында истәлекле көннәргә бай, шуларның берсе-Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне.  Бу көндә Шушмабаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән очрашуга әфганчылар Нәбиев Фәнис Мөдәррис улы, Шәймәрданов Әнис Равил улы килде.Балалар әфганчы сугышчыларны бик теләп тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Балаларны барысы да кызыксындырды: тыныч әфганчылар безнең солдатларга карата нинди мөнәсәбәттә булдылар, ничә тапкыр атарга туры килде, якыннары аларның кайда булуын белделәрме? Ветераннар үз чыгышларында үзләре, үзләренең тормыш һәм хәрби юллары, берничә тапкыр ату астына эләгүләре, дусларын югалтулары, корал белән көндез дә, төнлә дә аерылышмаска туры килгәне турында сөйләделәр.

Очрашу истәлегенә балалар ветераннарга үз куллары белән ясалган чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, шулай ук алар өчен приютта тәрбияләнүчеләр башкаруында сәнгать номерлары яңгырады. Чара барысына да бик ошады. Изге теләкләрдән соң әфганчылар балалар белән очрашулар традициясен дәвам итү турында карар кабул иттеләр.