Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Замананың шаян әдибе" әдәби-музыкаль кичә.

7 февраль көнне  Шушмабаш мәдәният йортында татар язучысы, шагыйрь, журналист, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Леррон белән очрашу булып үтте. Очрашуны Шушмабаш авыл җирлеге китапханәчеләре оештырды, әдәбият сөюче киң катлам укучылар чакырылды. Чарада язучының шигырьләре укылды, ул иҗат иткән шигырьләргә язылган җырлар яңгырады, “Экстрасеанс”, “Алтын күкәй яки Киндерсюрприз” пьесаларыннан өзекләр, балалар өчен язылган “Шүрәле абзый шүрләде” “Мактанчык Марыйнур” әсәрләрне сәхнәләштереп уйналды.  Ләбиб ага укучыларга үзенең төпле, тирән фикерләрен җиткерде, үгет -нәсихәтләрен , киңәшләрен бирде. Әдип укучыларны, авылдашларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Чарада шулай ук "Безнең Мирас" журналының җаваплы мөхәррире Ленар Гобәйдуллин да катнашты. Ул Л. Леронның эшчәнлеге, иҗаты турында үз фикерләрен әйтте.

     Очрашу һәркемдә дә искиткеч матур тәэсирләр , тәрбияви мәгънә калдырды.