Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Бөек Cталинград!”

VII Бөтенроссия «200 минут уку: Сталинградка багышлана» акциясе кысаларында, 2 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә  “Бөек Cталинград!” дип исемләнгән тарих сәгате үтте. Бирегә 1нче һәм 3нче мәктәпең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. 

Әлеге чара быел әңгәмә форматында үтте. Клуб мөдире һәм китапханәче укучыларга Сталинград сугышының Бөек Ватан сугышы елларында иң мөһим бәрелешләренең берсе булуы турында сөйләде, 200 көн һәм төн дәвамында барган бу сугыш  совет гаскәрләренең  зур  җиңүе белән тәмамлануын ассызыклады, Сталинград сугышы турындагы китапларга күзәтү үткәрде. Акцияне дәвам итеп, укучылар Сергей Алексеевның «Бөек Ватан батырлары» дип аталган әсәреннән берничә өзек укыды