Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Обыкновенный фашизм»

Шушмабаш мәдәният йорты китапханә белән берлектә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу һәм «Освенцим» концлагерен азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан, ««Обыкновенный фашизм»» дигән хәтер сәгате уздырды. Чара тематик презентация фонында үтте, катнашучылар анда нацистларның Польша, Белоруссия, Украина территорияләрендә булдырган концлагерьларында рәхимсез җинаятьләренең сирәк фотоларын күрә алды. Голландия кызы Анна Франк көндәлекләре, А. Кузнецовның «Бабий яр» китабы белән таныштылар. «Список Шиндлера» фильмы экраннарга чыкканнан соң танылу алган немец эшмәкәре Оскар Шиндлер, күренекле рус хирургы Г.Ф. Синяков һәм башка Икенче бөтендөнья сугышы елларында әсирләрне коткарган кешеләр турында ишеттеләр. Курку белмәс совет офицеры Александр Аронович Печерский җитәкчелегендә «Собибор» үлем лагереннан әсирләрнең батырларча качуы турында белделәр. «Собибор» һәм «Жизнь прекрасна» фильмнарыннан өзекләрне карау чараның эмоциональ кульминациясенә әйләнде.
Хәтер сәгате ахырында хезмәткәрләр игътибарына тәкъдим ителгән видеофильм бу көнне Израильдә ничек билгеләп үтүләрен күрергә һәм үзләренә дә фашист җинаятьчеләре кулы белән гаепсезгә һәлак булганнарны искә алырга мөмкинлек бирде.