“Туган як җырчысы.”
5 нче январьдә Шушмабаш авыл китапханәсендә Гомәр Бәшировка багышланган әдәби кичә булып үтте. Бу кичәдә яшүсмерләр Гомәр Бәшировның иҗаты һәм тормышы белән тирәнтен таныштылар: хикәяләрен кычкырып укулар булды,интернеттан аның иҗаты буенча презентация карадылар.