Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Космоска очыш"

12 апрель Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Шушы уңайдан Шушмабаш авыл китапханәсендә “Космоска очыш“ дип исемләнгән  мәгълүмат сәгате узды, китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәгә газета журнал битләрендәге материаллар да куелды. Обзор үткәрелде. 4 китап укучылар тарафыннан укырга алынды.