Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Киләчәгебез үз кулыбызда»

1 март-Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне.Шул уңайдан,

Шушмабаш урта мәктәбе укучылары катнашында «Киләчәгебез үз кулыбызда»- дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек.

Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә илебездә наркомания киң тамыр җәя. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы -ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә хыянәт итүе дигән сүз.

Наркомания кешелек тормышына коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.Укучыларга бу начар юлга керүдән саклану ,тәртипсезлек очраклары белән туры килгәндә тиешле урыннарга хәбәр итергә тиешлекләре турында сөйләп аңлатып үттек.