Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Күңелләр сафланадыр иман белән”

25-нче июньдә мөселман календаре буенча Рамазан ае тәмамлана.Шул уңайдан  китапханәче Зарипова Чулпан балаларга, Шушмабаш авыл мәдәният йорты каршында, әдәби мәйдан уздырды. Балалар шигырьләр, догалар сөйләделәр,уеннар уйнадылар.Әхлакка багышланган викторина сорауларына актив җавап бирделәр.Кичәнең икенче өлеше мул өстәл артында дәвам итте.