Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Кызыл китап ни сөйли?»

5 нче июнь көнне Шушмабаш авыл китапханәсе мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар өчен“Кызыл китап ни сөйли” дигән экологик кичә уздырды. Анда китапханәче балаларга Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, җәнлекләр турында сөйләде.Арча районы кызыл китабын төзүчеләренең берсе, биология укытучысы Рузилә Рәфыйк кызының катнашуы кичәгә ямь бирде. Балалар “Табигать дөньясы” дигән викторина сорауларына җаваплар бирделәр, табигатьне саклау турында рәсемнәр ясадылар.