Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Китаплар патшалыгы-белем иленә сәяхәт».

16 нче июнь көнне мәктәп яны, җәйге лагеренә йөрүче  укучылар өчен китапханәгә экскурсия оештырылды. Укучылар күренекле язучылар, яңа китаплар турында мәгълүмат алдылар, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, китап тарихы, аны язу этаплары,  китапханә һәм китаптан файдалану кагыйдәләре белән таныштылар, яңа кайткан матур, бизәкле китаплар күргәзмәсен кызыксынып карадылар. Кичәнең азагында балалар өчен уен рәвешендә биремнәр бирелде, һәммәсе бу биремнәрне кызыксынып үтәде.