Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Самый известный голос России»

 Бүген 19 нчы гасырның бөек рус җырчысы, якташыбыз Федор Иванович Шаляпиннның тууына 150 ел. Мәгълүм булганча ул 1873 нче елның 13 нче февралендә Казанда туа. Безнең шәһәрдә ул нибары 17 ел гына яшәсә дә, Казан турында Федор Иванович күңелендә гомер буе җылы истәлекләр саклый, дуслары белән җыелганда да сагынып искә ала торган була. Россиянең генә түгел, дөньяның иң мәшһүр концерт залларында чыгыш ясаган җырчы октябрь революциясенә кадәр өч тапкыр Казанга гастрольләр белән кайта. 1909 нче елда аның туган җиренә соңгы тапкыр кайтуы була. Федор Шаляпин 1938 нче елда Парижда 65 яшендә вафат була. Туганнары үтенече буенча 1984 нче елда аны Мәскәүгә алып кайтып җирлиләр