Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«День безопасного Интернета»

 Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет күп кенә эшләрне җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты. Интернет кешеләрне үзенә “йота” башлады, шул сәбәпле, бигрәк тә яшьүсмерләрдә психик тайпылышлар барлыкка килүен күрәбез. Төрле провакацион рекламаларга ышанып кешеләр акчаларын гына түгел, гомерләрен дә югалта алалар. Бу кешеләр арасында җылы мөнәсәбәтләр югала баруын, аларның “акча колына” әйләнә баруы турында сөйли. Шушмабаш авыл китапханәсендә китапханәче, “Интернет челтәрендә иминлек” дигән темага Шушмабаш урта мәктәбенең 5 нче һәм 11 нчы сыйныф укучыларына әңгәмә оештырды. Бу әңгәмәнең төп максаты - алда әйтеп үткән куркынычлар һәм интернеттан дөрес файдалану турында аңлату иде. Чарада барлыгы 100 бала катнашты.