Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Без коррупциягә – КАРШЫ

            Нәрсә соң ул ришвәтчелек? Бу хакта газета битләрендә  еш язалар, радиоэфир, телеэкраннарда да даими сөйләп торалар. “Балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә бүләк бирешүне күреп үсә. Ә үсеш чорында исә “барысын да сатып алырга мөмкин” дигән төшенчә тагын да ныгый төшә. Мәктәпне тәмамлаганда инде ул ришвәт биреп югары уку йортына укырга керергә, машина белән идарү итү хокукы бирүче таныклык алырга, армиядән калырга мөмкин икәнлеген белеп чыга. Шулай итеп, үзебез дә сизмичә, бөтен начарлыкның башы ришвәтчелектә икәнлеге хакында уйлана башлыйбыз.

11 нче декабрь көнне  “Без коррупциягә каршы” дип аталучы кичә үткәрелде. Кичәнең беренче өлешендә  ”Татарстан Республикасында коррупция белән көрәшү ысуллары”,”Коррупция белән көрәшү безнең бурычыбыз!”," Коррупциягә каршы без нәрсә эшли алабыз?” кебек сорауларын ныгытып карадык. Укучылар үзләренең фикерләрен белдерделәр, кызыксындырган сорауларына жаваплар алдылар.  Әлеге темага карата  шигырьләр укылды.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш -  һәркемнең намус эше. Һәрберебезгә аны безнең җәмгыятебезне җимерү коралы икәнен аңларга гына кирәк. Әйдәгез, апалар-абыйлар, бер-беребезнең күзенә туры карап, намуслы, гадел булып яшик. Шул чакта гына безнең дәүләтебез тагын да баерак, тагын да матуррак булыр!