Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Мир сказок Шарля Перро»

Шарль Перро әкиятләре һәркемгә балачактан таныш. Танылган француз әкиятчесе Шарль Перроның тууына 395 ел үтсә дә,  аның әкиятләрен әле дә хәтерлиләр һәм укыйлар, алар һәр гаиләдә популяр. Китапханәче балалар өчен  «Мир сказок Шарля Перро» дигән әдәби ял оештырды. Балалар язучының “Кызыл Калфак” мультфильмын карадылар, әкият буенча сорауларга җавап бирделәр һәм язучының китаплары белән таныштылар.