Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Китапханәдә - Яңа ел могҗизалары”

4-нче  гыйнвар  көнне минутларны санап килгән Яңа  елга багышланган “Китапханәдә - Яңа ел могҗизалары” дип исемләнгән  cихри могҗизале кичә узды.

Яңа ел бәйрәме – изге уй теләкләрдән, шатлык куанычлардан гына торган бәйрәм булып санала. Бәйрәм алдынан   китапханәчесе яңа китаплар белән таныштырып узды. 

 Нинди Яңа ел бәйрәме Кыш бабай һәм Карсылусыз үтсен инде? Кичәбезнең икенче өлеше  шаулап - гөрләп Кыш бабай белән Карсылуны каршы алудан башланды. “Китапханәдә - Яңа ел могҗизалары” дип исемләнгән  тамаша дәртле биюләр, мавыктыргыч уеннар, шигьри бәйгеләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән илһамчылар оештырылган уеннарда актив рәвештә катнаштылар.