Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Татар фольклоры илендә

Элек-электән самавырлы йорт- ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Көнкүрешебезгә яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә, самавырлы табын тирәсендә җыелырга җай чыкканда күңелләр чиксез куаныч белән тула.”
31 январь көнне “Самавыр бәйрәмен” Әлфия апа дога укып башлап җибәрде. Ә шушы урамда яшәүче китапханәче бәйрәмне самавар турында кызыклы вакыйгалар, кайдан килеп чыгышы хакында сөйләп башлады. Шулай ук самавырга бәйле сорауларга, табышмакларга җаваплар эзләүдә дә Ак калфаклылар актив булдылар.