Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Жертв Холокоста».

Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне -27 гыйнварда билгеләп үтелә .Бүген дә бу истәлекле көнне Шушмабаш урта мәктәбенең 7  сыйныф укучылары белән берлектә Холокост корбаннарын искә алды. Әлеге датаның нигезе итеп совет гаскәрләре тарафыннан Сугыш елларында Польша территориясендә урнашкан Освенцимны азат итү көне алына. Кызганыч статистика күрсәткәнчә, үз гамәлдә булган чорда Освенцим миллион ярымнан да ким булмаган гаепсез кешеләрне, шул исәптән хатын-кызлар һәм кечкенә балаларны һәлак иткән.  Кайгылы бәйрәм көне Холокост корбаннары турында онытырга мөмкинлек бирми һәм бөтен дөнья гражданнарына аларны искә алу мөмкинлеге бирә.