Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Наркоманиядән СПИДка бер адым "

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу бөтен дөньяда сәламәтлек саклау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән иң мөһим халыкара көннәрнең берсе булып тора. ВИЧ-инфекциянең нәрсә икәнен белергә, сакланырга, тикшеренеп торырга һәм бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк. Шул уңайдан Шушмабаш авыл китапханәсе 9-11  класс укучылары белән "Наркоманиядән СПИДка бер адым " дип аталган сәламәтлек сәгате узды . Максат: балаларга кешелеккә наркомания,таксикомания,Спид кебек афәтләрнең куркыныч булуын аңлату,статистик мәгьлүматлар белән танышу,ихтыяр көче булу,кешегә иярмичә- үз җавабыңны төгәл әйтә белү өстендә эшләү.  Балалар ВИЧ/СПИД турында тиешле мәгълүмат белделәр: бу инфекция, нинди юллар белән тапшырыла, ә нинди юллар белән тапшырылмый, ул ничек озак дәвам итә, һәм бу авырудан ничек сакларга. Әңгәмә бушка узмады, ул балаларны наркотик матдәләр куллануның нәтиҗәләре турында уйланырга мәҗбүр итте. Балалар үз тормышларын иҗат итүчеләр дигән нәтиҗәгә килделәр. Сәламәтлек сәгатенең төп темасы булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау торды. СПИД эпидемиясенең  бердәмлек символы булып кызыл тасма тора. Бу йөзләгән һәм меңләгән кешеләр турында хәтер символы, шулай ук СПИДка каршы халыкара көрәш символы.