Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Гомер көзләренә керсәгез дә,язлар яши сезнең күңелдә"

Өлкәннәр көне уңаеннан Шушмабаш мәдәният йортында "Гомер көзләренә керсәгез дә,язлар яши сезнең күңелдә" дигән тематик кичә узды. Өлкәннәрне Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В. котлады.  Өлкәннәргә Шушмабаш  мәдәният хезмәткәрләре, китапханә, авыл җирлеге хезмәткәрләре хезмәт күрсәтте. Кичә чәй өстәле артында җыр бию уеннар белән үрелеп барды.