Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Ап – ак карлар кебек ак бәхетләр телимен мин сиңа әнием.

27 ноябрь көнне Шушмабаш авыл китапханәсендә авылда яшәүче каләм тибрәтүчеләр Сәмигуллина Халидә апа, Фәйзрахманова Әлфия апа, Нуриҗанова Кәүсүрия апа һәм аларның  иҗатларын яратучы авылдашлар әниләр көненә җыелды.Китапханәче “Аналарга мәдхия” дигән күргәзмәгә күзәтү ясады һәм барлык килгән кешеләрне әниләр көне белән котлады.Аннары авылыбыз шагыйрәләре үзләренең шигерьләрен укыдылар, иҗатлары белән таныштырдылар. Кичә чәй өстәле артында узды.