Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Гаджетлар файдамы, зыянмы?”

Гаджетлар- баланы белемле итүдә ярдәм итүче уңайлы эш коралы. Электрон җайланмалар бик зур китапханәләрдәге китапларны үз эченә сыйдыра ала, кирәкле китапны табып укырга, мәгълүматны тиз эзләп алырга мөмкинлек тудыра. Заманча гаджетлар укытучыга һәм укучыга “бер дулкында булырга”ярдәм итә, баланы зур күләмле мәгълүмат белән эш итәргә, анализларга, нәтиҗә ясарга, иҗади фикер йөртергә өйрәтә. Белем алу өлкәсендә гаджетлар бала өчен “уенчык” кына. Шулай ук электрон дәреслекләр укучыларны гәүдә торышына тискәре йогынты ясаучы авыр сумкалардан азат итә, табигатьне саклауга ( агачлар киселү, һ.б.) да этәргеч бирә. Шул ук вакытта гаджетларның кеше организмына тискәре йогынтысы да зур. Без заманча технологияләрдән баш тарта алмыйбыз инде, бу дөньядан артта калу булыр иде. 8 сентябрь көнне Шушмабаш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучыларына гаджетлардан дөрес файдаланырга, әдәп-эстетик, гигиена кагыйдәләренә өйрәтетек.