Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Белем бәйрәме”

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә “Белем бәйрәме” үтте. Бәйрәмне мәктәп җитәкчесе Шәймәрданова Рәзилә Габделнур кызы ачып җибәрде. Республика мәктәпләрендә беренче дәресләр Русия һәм Татарстанның дәүләт флагларын күтәрүдән башланды. Тантаналы линейкаларда барлык сыйныф укучылары җыелды. Триколорлар флагшток буенча күтәрелгәндә, ил һәм республика гимннары яңгырады. Укучылар көче белән әзерләнгән монтаж куелды. Район бүлегеннән килгән кунагыбыз, авыл җирле узидарә рәисе, күмәк хуҗалык директоры  укучыларга тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук ветеран укытучыларыбыз Сөнгатуллин Р.Т, һәм Павлова В.П. да бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Соңыннан дәрескә чакырып кыңгырау шалтырады.