Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Рәхмәт сиңа,рәхмәт Ветеран!"

6 май көнне  безнең авылыбызда да Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды. Анда Шушмабаш мәктәбенең  укучылары, тыл ветераннары, укытучылар һәм килгән кунаклар катнашты.  Митингны җирле үзидарә башлыгы  Вәзир Сәгыйтов башлап җибәрде. Бәйрәм   укучылар белән берлектә  әзерләгән бәйрәм концерты белән дәвам итте. Матур җырлар, дәртле биюләр, әдәби-музыкаль монтаж ветераннарыбызның күңеленә бик хуш килде. Өлкән сыйныф укучыларының хәрби формадан киенеп килүләре, марш басулары тыл ветераннарын гына түгел, безнең дә күңелләребезнең нечкә кылларына кагыла алды. Бәйрәм  Шушмабаш авылыбызның  җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте.