Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Тукай иҗаты ул - чиксезлек”

25 нчы апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Шушмабаш авыл китапханәсендә “Тукай иҗаты ул - чиксезлек” исемле шигърият кичәсе үтте. Әлеге кичәдә китапханче Зарипова Чулпан Фәргать кызы шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштырды. Кичәдә  Тукай тормышы турында электрон презинтация күрсәтелде. Кичә барышында Тукайның 131 еллыгы уңеннан игълан ителгән шигырь конкурсына нәтиҗәләр ясалды, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә  укучылар  үзләренең Тукайга багышланган шигырьләрен укыдылар.