Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Лекарственные свойства растений с вашего огорода».

 Шушмабаш авылы китапханәсендә Ак калфакчылар  катнашында "Дару үләннәре" дигән кичә үткәрелде. Китапханәче Чулпан Зарипова оештырган әлеге чараның максаты – китап укучыларның кызыксынуын үстерү, дару үсемлекләренең әhәмияте турында белемнәрен тирәнәйтү, экологик культура тәрбияләү булып торды. Кичә барышында апалар дару үләннәре белән таныштылар, аларны ничек файдаланырга, җыярга кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук, "Дару үләннәре" дигән презентация дә күрсәтелде. "Бу үсемекләрне син беләсеңме?" дигән табышмакларга җавап бирү уены да уйнатылды. Кичә үлән чәе эчү белән тәмамланды.