Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Җәй, китап белән җылы

Җәй, китап белән җылы!" Җәйге каникуллар - иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак. Тәмле буяу исләре килеп торган яңа китаплар белән танышу - укучылар өчен бәйрәм. Яңа, матур китаплар һәркемне үзенә тарта - аларны тотып карыйсы, укып карыйсы килә. Бүген укучылар яңа китаплар белән ачык һавада таныштылар. Китапханәче яшь китап укучыларга китапханәне җәй көне дә онытмагыз, китап белән каникулларыгыз күңелле булыр! - диде.