Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Не прикасайся к табаку и наркотикам».

31 нче май - “Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн” дип билгеләп үтелә. Бу көн   Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда игълан ителгән. Хәзерге заманда «начар гадәтләр» проблемасы  иң актуаль, алар белән көрәшү –  дәүләт өчен генә түгел, гомумән,  һәр аерым гражданның бурычы. «Начар гадәтләр»– ул, беренче чиратта, аларның    яшь кеше организмына зыяны турында мәгълүмат бирү. «Начар гадәтләр» профилактикасын яшь буын арасында  никадәр иртәрәк башлыйбыз, шулкадәр тизрәк сәламәт яшәү рәвеше буенча яхшы  нәтиҗәләргә ирешәбез.«Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн » -  тагын бер тапкыр тәмәкенең зыяны һәм аның  авыр нәтиҗәләре турында уйланырга мәҗбүр итә.  Бөтендөнья буенча бу көнне уза торган акцияләрнең төп максаты булып - дөнья буенча барлык тәмәке тартучыларның никотин бәйлелегеннән баш тартуга  мотивацияләү  һәм бөтен кешеләргә һәм бигрәк тә яшьләргә никотиннан  башка тормышның өстенлекләре турында хәбәр итү  турында яшьләргә аңлатты Мортазина Раилә.