Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Соңгы кыңгырау бәйрәме

Быел Шушмабаш урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. Быел мәктәпне 27 укучы тәмамлый. Тугызынчы сыйныфлар да чыгарылыш сыйныф саналалар . Алда аларны имтиханнар көтә.

Бәйрәм җыр-биюләр белән башланып китте. Аннары сүзне мәктәп директоры Рәзилә Габделнуровна алды. Ул укучыларны бәйрәм белән котлады, аларга имтиханнарда һәм уку йортларына кергәндә уңышлар теләде. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары  алдынгы укучыларны бүләкләде. Әти-әниләр исеменнән Шакиров Марсель чыгыш ясады.

"Чыгарылыш"лар алдында беренче сыйныфлар чыгыш ясадылар. Аннары укучылар җитәкчеләренә, укытучыларына, мәктәп персоналына чәчәкләр тараттылар, вальс һәм төрле биюләр башкардылар.