Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Гөргери кияүләре

 Шушмабаш мәдәният йорты үзешчәннәре Туфан Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” комедиясен сәхнәләштерделәр.

Керәшен фольклорына нигезләнгән бу җырлы-биюле комедия тамашачыны тормышчан кыйммәтләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Үзешчәннәр тамашачыга пьесаның төп идеясын бик төгәл җиткерделәр.
...Гөргөри дәдәй һәм Кәтернә түтинең төпчек кызлары Үринәне берьюлы өч егет яратып йөри. Олы кызлары икесе дә атасыз бала үстерә. Шуңа күрә Гөргөри абзый Үринәне керәшен йолалары буенча гына кияүгә бирергә карар кыла. Шуннан китә кыз йортына яучы җибәрүләр, көрәштә җыр, биюдә сынашулар... Җебегән Микуш та сынатмый, хәтта иң күркәм кияү булып чыга.
Залдагы тамашачы тып-тын калып, спектакльне карый, кызыклы җирендә чын күңелдән, тарсынмыйча кычкырып көлеп, алкышлап та ала.
Ирле-хатынлы Илсия һәм Рамил Гәрәевлар, Ләйсән Гәләветдинова, Римма Сәмигуллина, Булат Низамов, Нияз Бариев, Айрат Нәбиуллин, Алсу Нәкыйпова, Лилия Әхмәдуллина, Райлә Мортазина һәрберсе үз ролен шулкадәр оста итеп уйнады. Сәхнәдә үз-үзләрен тотыш та, мимика да, интонация дә барысы да югары дәрәҗәдә булды. Артистларның чыгышы көчле алкышларга күмелде, тамашачы алар чыгышын югары бәяләде.