Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Җиңү парады

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Шушмабаш авылында  матур тантана үтте.  Бөек Ватан сугышында яу яланында башын салган салдат батырлыгы мәңгелек.

Тантана башында авыл уртасындагы һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Традиция буенча тигез сафлар белән булачак солдат , балалар, хезмәткәрләр үтте.

"Үлмәс полк" сафларында якташларыбыз туганнары—Ватан солдаты фотосурәтләрен тотып Шушмабаш авыл урамнарыннан үттеләр.