Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Иман безнең күңелләрдә

17 апрельдә көнне Шушмабаш авыл мәчетендә, мәктәп яшендәге балалар арасында, Ислам дине нигезләрен белү буенча викторина үтте. Әлеге чарада 19 бала катнашты.Викторина башланганчы имам Рөстәм Йосыпов балаларга дөньяви һәм дини белемнәрне алуның мөхимлеге турында аңлатып китте. Викторина сорауларына язмача җавап бирү малайлар һәм кызлар өчен ике класста үтте. Жюри җавапларны тикшергәннән соң, беренче урынга 115 балл җыйган Кәрим Йосыпов лаеклы дип табылды, 2 нче урында Марат Вәлишин, 3 нче урында Мәликә Зарипова, 4 нче урында – Булат Йосыпов. Барлык җиңүчеләр һәм катнашучылар Шушмабаш мәчете тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне алдылар.