Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Дела весенние рассадные».

Яз башлану белән бакчачылар бакча мәшәкатьләренә чума. Бакча эшенең, мул уңыш алуның үз нечкәлекләре бар. Бу хакта тәҗрибә бүлешер фикердәшләр очрашса, кем әйтмешли, сөйләшеп сүзләре бетми.

4 майда Шушмабаш авыл клубында һәвәскәр бакчачылар бакча мәшәкатьләре турында фикер алыштылар. Алар былтыр бакча сезонының ничек үтүе, помидор, борыч уңышлары һәм быелгы яңа сортлар турында сөйләштеләр.

Әмма һәр бакчачының үзе генә белгән, сынаган алымнары була.  Һәвәскәр бакчачы Рамилә Хәкимзянова помидорның тарихы турында кызыклы мәгълүматлар әзерләгән иде.