Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Республикам минем Татарстан.

21 нче октябрьдә Шушмабаш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды. Көндәлек  нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтер һәм рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәргә тиеш. Әлеге мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлтелгән проект планы нигезендә башлангыч сыйныф укучылары сыйныфташлары, әти-әниләре белән үзләре яшәгән шәһәрдәге, райондагы музей, театр, китапханә, концерт залларына йөрер, республикабызның һәм башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәр.

Мероприятие  үзебезнең Шушмабаш авыл җирлеге турында төзелгән “Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, шуңар күрә сөям җаным - тәнем белән”  дип аталучы презентация күрсәтү  белән башланып китте. Балалар мәдәни көндәлек белән таныштылар. Көндәлектәге төсле, заманча рухтагы рәсемнәр, кызыклы тарихи мәгълүматлар, укучыларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен истә тотып сайланган табышмак, кроссворд, иҗади биремнәр, чыннан да, нәниләрнең игътибарын җәлеп итми калмас дип ышанасы килә.

Кичә Татарстанның мәдәни объектлары турында төзелгән презентация карау белән тәмамланды.