Яркое царство пернатых
1 апрель ел саен кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан Шушмабаш авыл китапханәсе "Ак каен" балалар бакчасы балалары өчен “Кошлар – безнең дусларыбыз” – танып-белү сәгате үткәрделәр. Балаларга кошлар турында информация бирелде. Укучылар викторинада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, әкият геройлары - кошларны атап чыктылар, театраль уенда катнаштылар. Чара ахырында “Канатлы дуслар “ темасына рәсем конкурсы үткәрелде. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга призлар бирелде.