Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Нәүрүз

үткәрдек. Мәдәният йортыннан татар моңы – безнең моң агыла. Күңелдә ниндидер бер рәхәтлек. Нәүрүз бәйрәме турында күп белсәк тә, үзебез өчен тагын да кызыклырак мәгълүмат алдык. Килгән һәр кеше өчен, бәйрәмнең килеп чыгышы, тарихы турында сөйләделәр. Укучыларның сөйләме җыр һәм бию белән тулыландырып барылды. Бәйрәм үз төсен алды. Кыш бабай чыгып, үзенең урынын язга – Нәүрүзбикәгә бирергә теләмәвен әйтте. Кыш белән яз көч сынашты. Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай  җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Җырдан соң Кыш бабай үзенең җиңелүен аңлады. Һәркемгә изге теләкләрен җиткереп, китеп барды. Нәүрүзбикә иң уңган, иң чибәр кызларыбызның берсе икән. Матур итеп сөйләде, өздереп биеп тә алды. Укучылар“Түбәтәй” уены уйнадылар, бергәләп җырладылар. “Җәза” алган укучы үзенең осталыгын күрсәтте. Бәйрәмгә килгән һәр кеше ял итте, канәгать булып калды.