Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Туган тел

Шушмабаш авыл китапханәсендә туган телебезне саклау, буыннан - буынга җиткерү максатыннан “Туган телем иркә гөлем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм күзәтү ясалды. Шушмабаш урта мәктәбендә 6 - нчы сыйныф укучылары өчен "Туган телем - татар теле" исемле әдәби кичә үткәрелде. Кичә матур шигъри юллар белән башланып китте. Бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырылды.Укучылар белән "Ромашка" уены уйналды, чәчәк таҗларына язылган шигырьләрне бик матур, сәнгатьле итеп тәкъдим иттеләр. Халкыбызның "Кулъяулык" уены уйнатылды, көй туктап, яулык калган уенчыга җәза бирелде, мәкалләр, табышаклар әйтелде.Китапханәче Р. Вәлиевның "Туган тел" шигырен яттан сөйләде. “Ак калфак”клубы членнары белән “Тел. Милләт. Хатын-кыз.”дип исемләнгән диспут узды.Анда телне бозып сөйләү, бутау проблемалары күтәрелде.