Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Онытылмас батырлык

Кыска гына гомер яшәп тә, үзләре артыннан гаҗәеп бай мирас калдырган шәхесләр була. Шундыйларның берсе, татар дөньясы күгендә генә түгел, дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкыган шагыйрь- Муса Җәлил. 15 февраль көнне, Шушмабаш авыл "Ак каен" балалар бакчасында шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә булды. Бәйрәм М.Җәлилнең иҗаты һәм биографиясе турында танышу белән башланып китте. КитапханәчеЧулпан Зарипова балаларга шагыйрьнең герой шагыйр, батыр, ярдәмчел, шахмат уйнарга яратуы, редактор вазыйфаларын башкаруы, гайләсе, Чулпан исемле кызы булуы, җәлилчеләр оешмасы булуы турында сөйләде. Балалар да бәйрәмгә буш килмәгән иде. Һәр төркем чын артистларча М.Җәлил шигырьләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле үтте.