Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Фантастик әсәрдән бүгенге чынбарлык

Замана казанышларының - су асты көймәсе, атом бомбасы, башка әйберләрнең барлыкка киләсен алдан фаразлаган фантастларның исемнәрен бөтен дөнья белә. Әмма смартфоннарның барлыкка киләчәген беркем дә фаразлый алмаган дигән фикер дә бар. Әмма ни кызык - смартфон Фатих Әмирханның 1909 елда язылган "Фәтхулла хәзрәт" әсәрендә тасвирлана. Кәрәзле телефонны беренче тапкыр 1910 елда Америка журналисты Роберт Слосс сурәтли, смартфон исә 1941 елда Роберт Хайнлайнның әсәрендә фаразлана дигән фикер әйтелә. Әмма татар язучысы Фатих Әмирхан смартфон, видеоэлемтәне бу кешеләргә караганда алданрак фаразлый.1909 елда язылган «Фәтхулла хәзрәт» повестендә 1950 елгы Казан тормышы тасвирлана. 42 ел җир астында ятып, үлеп терелгән Фәтхулла хәзрәт заманча җәмгыять шартларында яши башлый. Әсәрдә автор фән-техника һәм мәдәният ягыннан күпкә алга киткән җәмгыятьне сурәтли: очып йөри торган һава көймәсе, көзгеле телефон, адәм кыяфәтендә салынган йортлар, канат куеп очып йөрүче кешеләр, үлгән кешене терелтү тәҗрибәләре һәм башкалар. Көзге белән тышланган биналар хәзерге вакытта да гаҗәпкә калдыра. Фатих Әмирхан шундый йортлар булачагы турында 1909 елда яза."Урамдагы зур-зур пулатлар, бөтенләй көзгедән ясалган зиннәтле сарайлар һәм аларның салыну рәвешләре Миңлесылу кодачаны бөтенләй хәйран калдырды". Фатих Әмирхан фаразлавынча, 1950 елда кеше кыяфәтендәге йортлар салыначак. Мондый йортлар, сирәк кенә булса да, дөньяның кайбер илләрендә инде бар. Фатих Әмирхан бүген һәр кибеттә диярлек булган электрон уенчыкларны тасвирлаган. Фатих Әмирхан шәһәр тәрбиясе алган шәхес.Аның биографиясенә күз салыйк: ул шаулап торган яшьлек вакытында коляскага беркетелгән булып кала. Бу аның өчен олы фаҗига. Әмма ул гомер буена көчле шәхес булып кала. Бер генә язмасында да төшенкелеккә бирелү юк. Ул аның шәхесенең көчле булуымы, язмышы белән килешүеме, Аллаһы Тәгалә тарафыннан биргән язмышны кабул итүеме икән... Ул бит бүгенге көндә сер булып кала.