Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Туган якның мәдәни мирасы.

Күргәзмәләр һәм мәдәни чаралар бүлегендә куелган экспозиция Татарстан җирендә яшәүче һәм хезмәт итүче Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныштыра. Күргәзмәдә халык мирасын чагылдырган фәнни хезмәтләр, фәнни-популяр һәм белешмә басмалар, альбомнар, матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты әсәрләре урын алды. Татарстан мәдәниятен дөньяга таныткан шәхесләр турында китаплар, тарихка, җөмһүриятебезнең мәдәни мирасына багышланган альбомнар халкыбызның тормыш-көнкүрешен аңларга ярдәм итә. Татарстан – тарихи-мәдәни планда уникаль төбәк. Биредә төрле халыкларның мәдәниятләре һәм диннәре бер берсен тулыландырып, бергә үрелеп яши.Китапханә – рухи байлыкны буыннардан буынга җиткерүче урын. Сыйфатлы, зәвыклы, эчтәлекле, тирән мәгънәле китаплар – олы мирасыбызның кабатланмас байлыгы. Бу байлыкны сакларга, өйрәнергә һәм куллана белергә кирәк. Укучылар бу хакыйкатьне аңлап, горурланырлык мирасыбыз белән күпсанлы материаллар аша якынрак танышырлар.

     Күргәзмә ел дәвамында эшли, рәхим итегез!