Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Кар бабайның туган көне”

18 нчы январь  көнне Шушмабаш авыл “Ак каен” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  “Кар бабайның туган көне” исемле күңел- ачу иртәсе узды.   Китапханәче балалар өчен күп төрле уеннар әзерләде.  Алар  кар атышып уйнадылар, ак кәгазьдән кар йомарламнары ясап,  “Төз атучы “ уенында бик теләп катнаштылар. “Кар көрте”ннән сикерү һәм шуышып чыгу  ярышларында да сынатмадылар. Күмәк “Хат ташучы Кар бабай” мультфильмын карап, музыкаль түгәрәк уенын башкардылар. Соңыннан китапханәче әзерләгән Кар бабай сүрәтен   төсле каләмнәр белән буядылар, Кар бабай турында шигырьләр укыдылар.