Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Через огонь и мглу блокады»:

Балалар Бөек Ватан сугышының иң куркыныч битләренең берсе булган Ленинград блокадасы турында тарихи вакыйгаларны барладылар.22 гыйнварда Шушмабаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары  Ленинград  камалышның куркыныч 900 көнен искә алдылар. Үзләренә 8-9 яшь кенә булуга да карамастан, алар Бөек Ватан сугышының шанлы елларын беләләр. Укучылар тын да алмыйча «Ленинград блокадасы» дигән электрон презентация карадылар, Таня Савичева турында хикәя тыңладылар һәм Н.Ходзаның «Тормыш юлы» китабыннан өзекләр укыдылар. Соңыннан һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.