Нәүрүз мөбәрәк булсын.
21 мартта Шушмабаш авылында Нәүрүз бәйрәме узды. Анда балаларга Нәүрүз бәйрәменең тарихы турында сөйләделәр, викторина, күңелле ярышлар үтте, бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Нәүрүзбикә һәрбер чыгыш ясаган кешене бүләксез калдырмады. 2 сәгатьлек бәйрәм тамашасы караган Шушмабашлар тагы бер кат рәхмәт әйтеп, коймак белән чәйләр эчеп таралыштылар.