Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«О героях былых времен…»

Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. 3нче декабрь  көне дә очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче километрындагы (Зеленоград шәһәренә керү юлында) һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.

Билгесез солдат каберенә куелган плитәгә түбәндәге сүзләр язылган:

         «Исемең синең билгесез.

         Батырлыгың мәңгелек»

Бөек Ватан сугышы безнең ил тарафыннан намус белән җиңеп чыккан иң авыл сынауларның берсе булды. Солдат батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Россия гаиләләренең һәр икенчесе сугыштан кайтмаган туганнарын һәм якыннарын елап искә ала. Яңа Чишмә районыннан фронтка киткән 10 меңнән артык кешенең 6 616 сы, шул исәптән 2500 гә якыны хәбәрсез югалганнары, сугыш кырларында һәлак булды.

Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә.