Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Көтелмәгән хәлләргә әзер бул! ».

3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне.  Бу көнне Россия Бесланга террорчылык һөҗүме корбаннарын искә ала һәм кайчандыр күпмилләтле халык очрашкан террористик агрессиянең барлык корбаннары истәлегенә баш ия. Шушмабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре  бу вакыйгаларга багышланган чара уздырды. Әлеге очрашуның максаты булып, балаларда әйләнә-тирә мохиткә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, көч куллануга һәм террорга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру торды. Үткәрелгән чара барышында балалар террорчыларның кем булулары “Терроризм” төшенчәләре турында белемнәрен ныгыттылар, Беслан мәктәбендә булган фаҗига турында тулырак мәгълүмат алдылар. Катнашучылар террактлардан зыян күрүчеләргә теләктәшлек белдерүләре турында үз фикерләрен белдерделәр. Чара ахырында китапханәче  балаларга терракт янау шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныштырдып видеоролик күрсәтте.(чарада 12 бала катнашты)