Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Күңелләрдә җиңү шатлыгы , ә йөрәктә сугыш ярасы”

 

Бүген Шушмабаш авылында 9 Майга багышланган митинг булды. Авыл халкын олы бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Вазир Сәгыйтов тәбрикләде, Шушмабашлыларга имин тормыш, сәламәтлек теләде. Сугышта катнашкан батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мәктәп укучылары, авыл халкы “Үлемсез полк“ акциясенә дә бик теләп кушылды. Сугышта һәлак булган батырлар хөрмәтенә куелган обелискка веноклар салынды. Сугыш турындагы җырлар, биюләр башкарылды.