Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Туган телен җырга салган Тукай…»

26 апрель көнне Шушмабаш авыл мәдәният йортында Габдулла Тукайның 135 еллык юбилеена багышланган «Туган телен җырга салган Тукай…» дигән әдәби - музыкаль кичә үтте.

Шигърият яратучы укучыларыбыз Габдулла Тукай иҗатына дан җырладылар. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар. Шулай ук Габдулла Тукай иҗатын яктырткан әдәби күргәзмә, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән презентация карадылар. Ахырдан катнашучылар һәм тамашачылар бергә "Туган тел" җырын җырладылар.