Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Безнең күнелләрдә син, Тукай!"

26 апрель-бөек татар шагыйре Габдулла Тукайнын туган көне буларак билгеләп үтелә. Габдулла Тукай иҗаты балалар бакчасында да тирәнтен өйрәнелә. Шушмабаш авыл "Ак каен" балалар бакчасында "Безнең күнелләрдә син, Тукай!" дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле әдәби кичә узды. Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен яттан сөйләп, җырладылар. Әкият геройлары - Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белэн Сарыкнын да бәйрәмгә килүләре кичэгэ ниндидер бер ямь өстәде. Габдулла Тукай иҗаты белән балаларның телләре ачыла дисәк тә ялгыш булмастыр. Тукайның «Туган тел» шигырен белмәгән бала юктыр. Тукайның табышмакларын да балалар бик яраталар. Сөйләм телен үстерү зянятиеләрендә бу табышмаклар уку, җавабын табу өйрәтелә. Табышмакларның җавапларын балалар бик теләп эзлиләр, төрле җавапларны тиз-тиз әйтергә тырышалар.