Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Күңел дәфтәре

"Ялкын" журналын балалар һәм яшүсмерләр генә түгел, ә өлкәннәр дә бик яхшы беләләр. Нигә дигәндә, "Ялкын" журналы - аларның да балачак журналлары ул. Кемдер аны ай саен зарыгып көтеп алып укып барган, кемдер журнал битләрендә үзенең беренче иҗат җимешләрен урнаштырган, ә кемдер "Ялкын" оештырган чараларның активисты булган. Ә кайберәүләр әле бүген дә үз китапханәсендә бу журналны саклап киләдер, күпләр өчен "Ялкын" журналы матур хатирә буларак кына сакланадыр.
15 апрель көнне Шушмабаш урта мәктәбендә “Ялкын” журналының журналистлары Зилә Сабитова һәм Гүзәл Закирова кунакта булды. Алар бүгенге яшьләрне "Ялкын" журналы, аның тарихы белән таныштырдылар. Шулай ук "Татар иле" татар социаль челтәре проекты кысаларында журналның зур онлайн-архивын булдыруларын, алга таба да безнең укучылар белән тыгыз хезмәттәшлек итүләрен әйттеләр. Балалар да  үз чиратында журналистларга шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр, Ялкын” журналы буенча үз фикерләрен әйттеләр