Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Күңелемдә шигъри наз”

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларыбыз  туган җиребездә туып үскән каләм әһелләренең иҗатын белергә омтыла. 8 апрельдә Шушмбаш авыл китапханәсендә туган төбәгебезнең үзешчән шагыйре Зәкәрия Җәләлетдинов  белән “Күңелемдә шигъри наз” дип аталган әдәби-музыкаль кичә оештырылды.Очрашуга Зәкәриянең тормыш иптәше Рәйхана, “Таяныч”ветераннар клубы членнары килде. Зәкәрия Җәләлетдинов  үзенең шигыйрьләрен укыды,Фирдәвес Әһлия сүзләренә язылган җырларын җырладылар.